+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
5 Сентября 2020, 10:05

Өстәлегезгә агулы бәрәңге эләкмәсен!

Башкортстанда фермерларның берсе үстергән бәрәңгедә куркыныч матдәләр табылган.

Башкортстанда фермерларның берсе үстергән бәрәңгедә куркыныч матдәләр табылган.

Башкортстанда фермерларның берсе үстергән бәрәңгедә “Россельхознадзор референт үзәге” белгечләре куркыныч матдәләр тапкан.

Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 4000 килограммлы бәрәңге партиясендә нитратларның рөхсәт ителгәннән күпкә артык булуы ачыкланган, ул нормадан 2,5 тапкыр артыграк табылган.

Бәрәңгеләр бик матур күренә, төсе һәм эрелеге белән дә күзнең явын алырлык. Тик мондый бәрәңгене ашамавың хәерлерәк. Бүлбеләрдәге нитратлар күп булуның сәбәбе — фермерның азот күп булган минераль ашламалар белән артык мавыгуында.

Кызганычка каршы, ваклап сату өчен билгеләнгән бай уңыш хәзер юкка чыгарылырга тиеш.

Фото: aif-s3.aif.ru
Читайте нас