Бүген Республика йорты каршындагы мәйданда Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров Уфа шәһәренең 21нче клиник дәваханәсе, Республика ашыгыч медицина ярдәме станциясе һәм Стәрлетамак шәһәренең санитар автотранспорт баш табибларына ашыгыч ярдәм автомобильләре ачкычларын тапшырды.
21 автомобиль федераль бюджеттан бүленгән акча исәбенә сатып алынган.
Андрей Назаров үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, ашыгыч ярдәм машиналары Бөтендөнья беренче медицина ярдәме күрсәтү көне алдыннан тапшырыла.
– Бүген сезгә тапшырган бу автомобильләр тагын йөзләгән һәм меңләгән кешенең гомерен саклап калачак, – диде Андрей Назаров.
Андрей Назаров медицина хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтөчен рәхмәт белдерде һәм ил, республиканың аларга арытаба да ярдәм итәргә әзер булуын ассызыклады. Агымдагы елда медицина оешмалары 51 ашыгыч ярдәм машинасы алды, ел ахырына кадәр тагын җиде машина сатып алу планлаштырыла.