Бүген Башкортстан Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин билгеләп үтүенчә, төбәктә коронавирус йоктыруның 8011 очрагы теркәлгән, үсеш тәүлегенә 30 кеше тәшкил иткән.
789 пациент — йорт шартларында, 67се стационарда дәвалана, аларның 5есе - авыр хәлдә. Яңа үлем очраклары теркәлмәгән.