Соңгы тәүлек эчендә Башкортстанда коронавирус белән авыруның 31 яңа очрагы теркәлгән.
Аларның 17се Уфага туры килә, дип хәбәр иттеләр республика Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.
Барлыгы төбәктә пандемия башыннан COVID-19 расланган 8 042 очрак теркәлгән.
Бүгенге көндә дәваханәдә 46 инфекция йоктырган кеше дәвалана, шуларның өчесе - авыр хәлдә. 758 кеше йорт шартларында дәва ала.
Бер тәүлектә 83 пациент савыккан, пандемия башланганнан бирле 7 209 кеше дәваханәдән чыгарылган. COVID-19дан үлемнең яңа очраклары теркәлмәгән.
Шул ук вакытта, дәваханәдән тыш пневмония диагнозы соңгы тәүлек эчендә 81 кешедә ачыкланган. 93 пациент дәваханәдән савыгып чыккан.