Дөньяга ябырылган бу афәт тә тарихта гына калачак.
Шөкер, коронавируска бәйле тыюларның күпчелеге гамәлдән чыга бара. Халык иркенрәк тын алды. Әлбәттә, бөтенләе белән “тышауларны салырга” дигән сүз түгел бу. Халкыбыз әйтмешли, ашыккан – ашка пешкән...
Курьер сыйфатында хезмәт куючы танышым уртаклаша: “Беләсеңме, нәрсәгә игътибар итәм соңгы арада? Пандемия чорында кинәт олыгаеп, картаеп киткәннәр күзгә чалына. Азык-төлек ташыган вакытта шундый нәтиҗәгә килдем. Баштарак ярыйсы гына көр-таза кеше бер-ике айдан ничектер “төсен ташлый”. Күзләре тоныкланып, тавышы карлыгып китә. Кәефе дә төшенке. Әллә миңа гына шулай тоеламы?”
Тоелмый, мондый фаразларга җирлек, чыннан да, бар икән. Һәрхәлдә, белгечләр эпидемия чорының кешегә психологик яктан тискәре йогынты ясавын инкарь итми. Сәбәпләре аңлашыла. Бер җайга барган яшәешнең кисәк үзгәрүе эзсез калмый, әлбәттә. Күнегелгән гадәтләрдән баш тартырга туры килә. Кеше ирексездән бер-берсеннән шикләнә башлый. Янәшәдә кемдер ютәлли яисә төчкерә икән (Аллаһ сакласын!) күңелдә шөбһә уяна: “Коронавируслы түгел микән...” Авыруга бәйле курку, шомланулар сәламәтлекне ныгытмый, билгеле. Нерв системасы бертөрле түгел ич. Кемнеңдер тирә-юньдәге хәлләргә исе дә китми. Кайберәүләр, киресенчә, юк кына яңалык-вакыйгадан да “коелып төшә”... Ни генә булмасын, дөресен әйтергә тиешбез, пандемия тормышыбызга башкача төсмер бирде. Һәм кешелек дөньясы яңача шартларда яшәргә мәҗбүр булачак. Өметсезлеккә бирелү дигәнне аңлатмый бу, һич юк. Вакыт узу белән кеше һәммәсенә күнегә, яраклаша, көрчектән чыгу юлларын эзли. Тормыш шулай корылган чөнки, бездән генә калмаган...
Шәһәр халкы ни уйлый икән бу хакта? Коронавирус “галиҗәнапләре” аларның көнкүрешенә сизелерлек үзгәрешләр китерде микән?” Сүз – якташларга.
Лариса:
– Апам чирләде. Өйгә табиб чакыртуга кискен каршы! Тегеләй дә, болай да үгетлибез – юк. Сораша торгач, сәбәбен аңладым. Коронавирус табарлар дип курка икән... Көчкә тынычландырдым. Ризалашты. Табиб чакырттык, карады, тикшерде. Бар дә әйбәт, куркыр нәрсә юк. Дарулар язып калдырды. И сөенде инде апа! Вәт бит әй, бу вирус кешеләрне юк җирдән куркак ясый да куя...
Артур:
– Пандемия тормышны үзгәртте инде анысы. Вахталап эшлим. Әле өйдәмен, эшкә чакырмыйлар. Акча да килми әлегә. Кыенрак, әлбәттә... Түзәбез, түзми кая барасың. Ярый әле җир участогы бар, вакыт шунда үтә. Балалар, оныклар исән-сау, шунысына куанабыз хатын белән. Тазалык булса, калганын җиңеп чыгарбыз ничек тә!
Диләрә:
– Пенсиядәмен, ялгызым гына яшәп ятам. Кызларым гаиләле, еракта... Коронавирус зәхмәте күрсәтте бит күрмәгәнне! Өлкән яшьтәгеләргә урамда бөтенләй йөрергә ярамаган чакта үземне кая куярга белмәдем. Тәрәзәдән тәрәзәгә йөрим. Туган-тумача, дус-ишләр бар, тик алар белән очрашып булмый... Көчкә түздем. Инде бераз иреккә чыккач, кызларым янына очарга ниятләдем. Билет бар, тиздән юлга! Исәп балалар белән туйганчы, күңел булганчы торырга. Тиз генә кайтмам ахры.
Зәлифә:
– Җыештыручы булып эшлим. Куркыта, билгеле. Аеруча беренче мәлләрдә читен иде. Ни көтәргә дә белмисең... Хәзер өйрәнелде инде. Тиешле урында битлек, перчатка кияргә онытмасын иде халык. Сакланганны Ходай саклармын, дигән бит... Ә болай, тормыш дигәнең вируска карамый, алга бара. Күптән түгел оныгым туды. Шатлык өстенә шатлык! Ата-анасы тигез карасын, исән-сау үссен сабыебыз. Дөньялар гына имин булсын...
Кәрим:
– Пандемиягә караш төрлечә. Берәүләр бөтенләй ышанмый, уйлап чыгарылган нәрсә, дип, кул селти. Икенчеләре сөйләшергә дә курка. Битлекне дә кайсы кия, кайсы юк. Минемчә, кушылган җирдә мотлак кулланырга кирәк саклану чараларын. Шулай тынычрак. Өйдәгеләрне гел кисәтеп торам. Күпме дәвам итәр мондый хәл, әмма чиге булыр әле, мәңгелек нәрсә юк. Даруын да табарлар. Фән бер урында тормый, җае чыгар.
Зиннур-Алия:
– Ярый әле җәйге чор, дип куанабыз. Балалар күпчелек авылда, әбиләрендә булды. Рәхәткә чыктылар! Безгә дә тыныч. Югыйсә, компьютер каршыннан китмиләр, кулларыннан телефон төшми иде. Авылда, ичмасам, саф һавада, әбиләренә дә булышалар, эшсез ятмыйлар. Бу пандемияне тизрәк җиңсеннәр иде инде!
Илсөя:
–Элекке заманнарда да булган ул эпидемияләр. Әлеге ише генә түгел, күпме кешенең башына җиткән коточкыч чирләр. Паникага бирелергә ярамый! Киңәшләрне төгәл үтәп, үзебезне саклап, якыннарыбызга күз-колак булып яшәргә кирәк. Имеш-мимешләргә ышанмаска, яраткан шөгыльләрне эшкә кушарга. Мин кыен чакларда белгән догаларымны укыйм, ярдәме зур. Күңелләр тынычланып, сулыш алулары җиңеләеп китә...
Сәлия Гарифуллина.
Октябрьский шәһәре.