+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
9 сентябрь 2020, 11:14

Грипптан саклану чараларын күрик!

Соңгы атнада Уфада һәм республикада вируслы респиратор авырулар саны 25 процентка арткан. Моны белгечләр уку елы башлануга бәйли. Күпчелек авыручылар - мәктәп укучылары.

Соңгы атнада Уфада һәм республикада вируслы респиратор авырулар саны 25 процентка арткан. Моны белгечләр уку елы башлануга бәйли. Күпчелек авыручылар - мәктәп укучылары.

Чир таралуны кисәтү максатында Башкортстанда өлкәннәрне грипптан вакциналау башланды.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, сезонлы эпидемияләр чорында Җир шарында яшәүче халыкның 20 процентка якыны авырый. 3-5 миллион очракта чирнең авыр формалары теркәлә. 250 меңнән 500 меңгә кадәр кешенең авыруы үлем белән тәмамлана.

Русиядә исә ел саен грипп һәм салкын тию белән уртача 27 миллион кеше чирли, эпидемияләр вакытында бу сан тагын да арта.
Статистика шуны сөйли: грипптан прививка ясаткан кешеләр 1,4-1,7 тапкыр азрак чирли. Прививка чирнең авыр формаларын, үлем очракларын булдырмауда да үз өлешен кертә. Шуңа да эпидемия чоры башланганчы, ягъни август-октябрь айларында вакциналанып калырга киңәш ителә.

Кайберәүләр, гриппның ел саен яңа төрләре барлыкка килүенә сылтанып, вакциналанудан баш тарта. Әмма вакциналар да ел саен үзгәреп, яңартылып тора. Прививка кеше организмының иммун системасын грипп вирусына каршы көрәшкә әзерли. Иммунитет 1 айдан барлыкка килә һәм кешене грипп белән чирләүдән 6-12 ай дәвамында саклый.
Вакциналау яшәү урыны буенча поликлиникаларда, табиб рөхсәт биргәннән соң, бушлай үткәрелә.
Фото: egeriya.ru
Читайте нас