+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
10 сентябрь 2020, 12:38

Тагын бер кешенең гомере өзелде...

Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, республикада коронавирустан тагын бер кешенең гомере өзелде. Шулай итеп, әлеге чирдән үлүчеләр саны 30га җитте.

Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, республикада коронавирустан тагын бер кешенең гомере өзелде. Шулай итеп, әлеге чирдән үлүчеләр саны 30га җитте.

Бүгенгә коронавирус инфекциясенең барлыгы 8 101 очрагы теркәлгән. Узган тәүлектә бу сан 29 кешегә арткан.
7 441 кеше савыккан, аларның 148е – соңгы тәүлектә.
630 кеше дәвалануын дәвам итә. 47се стационарда дәваланса, 53 кешенең авыруы җиңел формада уза. Ике кешенең хәле авыр.

COVID-19дан үлгән ир Уфада яшәгән, аңа 85 яшь булган. Ул, коронавирустан тыш, кан тамырлары чире, югары кан басымы белән интеккән.

Әйткәндәй, Башкортстанда COVID-19дан гомере өзелгән медицина хезмәткәрләренең гаиләләренә 11 миллионнан артык акча түләнгән.

Шул ук вакытта, Башкорт дәүләт медицина университеты клиникасының covid-госпиталеннән коронавирусны җиңгән соңгы пациентны өенә кайтарып җибәргәннәр. Учреждение әкренләп элекке эш режимына кайта.
Читайте нас