Республикада профилактик тикшерүләр һәм өлкән яшьтәгеләрне диспансерлау яңадан башланачак.
Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, бу эш коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатында барлык санитар-эпидемиология таләпләренә яраклаштырып башкарылачак.
Диспансеризация үтәргә чакырылган гражданнар өчен, регистратурага кагылмыйча, дәвалау бүлегенә яки медицина профилактикасы кабинетына үтү маршруты эшләнәчәк.
Регистратура хезмәткәрләре пациентларга тиешле кабинетларны табуда ярдәм итәчәк. Чират җыелырга мөмкин очракларда сигнал билгеләре урнашлырылачак.
Профилактик тикшеренү үтү яки диспансерлау өчен алдан язылырга кирәк.