Башкортстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 30 яңа очрагы ачыкланган.
Бу хакта бүген, 11 сентябрьдә, COVIDка каршы көрәш буенча Русия оператив штабы хәбәр итте. Бу сан соңгы көннәрдә үзгәрми диярлек: плюс яки минус берничә кеше.
Кичә әлеге инфекциядән үлгән 30нчы пациент турында хәбәр ителде. Пандемия чорында төбәктә инфекцияне 8131 кеше йоктырган.
Бер тәүлек эчендә төбәктә 97 кеше савыгып дәваханәдән чыгарылган, барлыгы 7538 кеше сәламәтләнгән.
Дәваханәдән тыш пневмония 101 кешедә ачыкланган.