+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
12 сентябрь 2020, 14:00

Соңгы тәүлектә коронавирусны 69 кеше җиңгән

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, республикада бүгенгә коронавирус инфекциясенең барлыгы 8 161 очрагы теркәлгән. Узган тәүлектә бу сан 30 кешегә арткан.

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, республикада бүгенгә коронавирус инфекциясенең барлыгы 8 161 очрагы теркәлгән. Узган тәүлектә бу сан 30 кешегә арткан.

Гомум алганда 7 607 кеше савыккан, аларның 69ы – соңгы тәүлектә.

520 кеше дәвалануын дәвам итә. 34се стационарда дәваланса, 486 кеше өйдә медицина ярдәме ала. Ике кеше хәлдә.

Яңа үлем очрагы теркәлмәгән. Үлүчеләрнең гомум саны - 30. Республикада пневмония авыруы белән хәл киеренке кала. Тәүлек эчендә 109 кешегә диагноз куелган. Шул ук вакытта 100дән артык пациент савыккан.

Фото: Башинформ
Читайте нас