+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
13 сентябрь 2020, 11:40

Коронавирустан 40 яшьлек хатын үлгән

Ул республикада әлеге зәхмәттән вафат булган 31нче корбан.

Ул республикада әлеге зәхмәттән вафат булган 31нче корбан.

Башкортстанда коронавирустан Салават шәһәрендә яшәүче 40 яшьлек хатын үлде.

Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Пациентның, расланган COVID-19дан тыш, сулыш органнары авыруы булган.

Шулай итеп, коронавирустан үлүчеләр саны хәзер республикада 31 кеше тәшкил итә.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, соңгы тәүлектә Башкортстанда Ковид-19 белән авыруның 32 яңа очрагы теркәлгән.

Барлыгы төбәктә пандемия башыннан бирле COVID-19 расланган 8193 очрак билгеле. Аларның 443е - актив фазада.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас