+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
14 сентябрь 2020, 13:08

Бер тәүлектә 52 кеше савыккан

Соңгы тәүлек эчендә Башкортстанда коронавирус белән авыруның 30 яңа очрагы, ә барлыгы төбәктә пандемия башыннан COVID-19 расланган 8 223 очрак теркәлгән.

Соңгы тәүлек эчендә Башкортстанда коронавирус белән авыруның 30 яңа очрагы, ә барлыгы төбәктә пандемия башыннан COVID-19 расланган 8 223 очрак теркәлгән.

Бүгенге көндә дәваханәдә 32 инфекция йоктырган кеше дәвалана, шуларның икесе - авыр хәлдә. 494 кеше йорт шартларында дәвалана.

Бер тәүлектә 52 пациент савыккан, пандемия башланганнан бирле 7 666 кеше дәваханәдән чыгарылган.
COVID-19дан үлемнең яңа очраклары теркәлмәгән.
Шул ук вакытта, дәваханәдән тыш пневмония диагнозы соңгы тәүлек эчендә 86 кешедә ачыкланган.
58 пациент дәваханәдән савыгып чыккан.
Читайте нас