Документның яңа редакциясенә яраклы рәвештә, социаль учреждениеләрдә булган кешеләрнең үзаллы изоляциясе 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу көнгә кадәр социаль учреждениеләр автономияле режимда эшләвен дәвам итәчәк.
Дәүләт вазыйфаларын биләүче, яки республика дәүләт органнарына җитәкчелек итүче шәхесләр чит илләргә һәм коронавирус инфекциясе нык таралган төбәкләргә искәрмә булган очракларда гына һәм Башкортстан Башлыгы кушуы буенча гына чыга алачак.
Фото: glavarb.ru