"Безнең республика Гамалея исемендәге үзәктә эшләнгән "ГАМ-КОВИД-ВАК" (Спутник V) вакцинасы озатылган төбәкләр исемлегендә. Вакцина кешедә ике елга кадәр вакытка иммунитет эшләп чыгарырга сәләтле.
Бүген вакцинаны "Башфармация" предприятиесе складына китерделәр, анда препаратны саклау өчен минус 18 градустан да югары булмаган махсус суыткыч җайланмалар бар, аннан соң ул берничә медицина оешмасына озатылачак.
Стационар белгечләре Гамалея үзәгеннән препаратны саклау һәм куллануның махсус шартларын үтәү буенча инструкцияләр алды инде. Хәзерге этапта Русиядә медицина учреждениеләре персоналы бу процесс белән таныша алсын өчен вакциналар китерү механизмы эшләнә.
COVID-19дан киң вакцинация җитештерү һәм теркәү тикшеренүләреннән мәгълүмат тупланганнан соң башланачак", дип язды Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин "Инстаграм"да.
Фото: Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы.