Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән чираттагы оператив киңәшмә үткәрде.
Башкортстанда тәүлек эчендә яңа коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 35 кешегә арткан. Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле республикада COVID-19дан 8 452 пациент уңай нәтиҗә алды, дип хәбәр итте төбәк сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.
“Стационар дәвалануда 33 кеше, шул исәптән берсе авыр хәлдә. Ул барысыннан да изоляцияләнгән, чөнки аңарда туберкулез чире табылган, - дип хәбәр итте оператив киңәшмәдә Максим Забелин. - Бүген амбулатор дәвалауны 495 кеше ала, 220 кеше үзизоляцияләүдә".
Сәламәтлек саклау министры сүзләренчә, соңгы атнада коронавирус инфекциясеннән савыгып 224 кеше дәваханәдән чыккан, тоташ чорда - 7 890 кеше.
Шунысы игътибарга лаек: ПЦР ысулы белән тест буенча төбәктә 920 мең кеше тикшерелгән.
Республикада грипп буенча вакциналаштыру штат режимында уздырыла. 412 мең кешегә прививкалар ясаган - препаратның беренче партиясеннән 81 проценты реализацияләнгән. Октябрьдә препаратның яңа партиясен кайтару көтелә.
18 сентябрьдә Башкортстанга COVID-19дан вакцинаның беренче партиясе кайтты. Тәүге чиратта аны медиклар алачак.
Фото: "Башинформ".