+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
21 сентябрь 2020, 19:34

Сак булыгыз! Грипп!

Грипп – йогышлы чир. Төчкергәндә, ютәлләгәндә инфекция чирле кешедән башкаларга һава юлы белән тарала. Кеше чирли башлаганнан 7 көн дәвамында калганнар өчен хәвефле.

Грипп – йогышлы чир. Төчкергәндә, ютәлләгәндә инфекция чирле кешедән башкаларга һава юлы белән тарала. Кеше чирли башлаганнан 7 көн дәвамында калганнар өчен хәвефле.
Гриппның симптомнары:
˅ тәннең температурасы бик тиз югары күтәрелү,
˅ буыннарның, күз алмаларының авыртуы,
˅ коры ютәл,
˅ баш авыртуы,
˅ тамак төбе кызып, кытыклап торуы,
˅ хәлсезлек, аппетит бетүе, косасы килү, сирәк очракта – косу.

Профилактика:
˅ вакытында прививка эшләтү,
˅ сәламәт тормыш алып бару,
˅ ютәлләгәндә бер тапкырга тәгаенләнгән салфетка куллану,
˅ кешеләр күп җыелган җирдә йөрмәү,
˅ чирлеләр белән аралашмау,
˅ кулларны еш юып тору.

Чирләгәндә:
˅ өйдә калырга,
˅ табиб чакыртырга,
˅ үзаллы дәваланмаска,
˅ индивидуаль саклану чараларын күрергә,
˅ күп сыекча (үлән чәйләре, морс, сут) эчәргә,
˅ бүлмәне еш җилләтеп, идәнне даими юып торырга кирәк.
Фото: medportal.ru
Читайте нас