Хатын-кызларда нинди төп сәбәп аркасында яман шеш барлыкка килә? Бу хакта онкологлар белдерү ясаган.
Америкадагы Майо клиникасы белгечләре күләмле тикшеренүләр үткәргән. Аларның нәтиҗәләре кемнәрнедер гаҗәпләндерер, ә икенче берәүләрне куркытырга да мөмкин.
Соңгы елларда гүзәл затларда эндометрий яман шеше артканнан-арта. Моның сәбәбен табиблар тапкан. Хатын-кызларның аналыгында рак симерү аркасында килеп чыга икән.
Эндометрий яман шеше аналык күзәнәкләреннән үсә башлый. Моңа организмда эстроген күп булуы
да булышлык итә. Артык килограммнары булган ханымнар хәвеф төркемендә беренче урында тора. Нәкъ менә аларның организмында тайпылышлар килеп чыга һәм, вакытында чара күрмәгәндә, яман авыруга китереп җиткерүе дә ихтимал.
Фото: aif.by