Күгәрчен районының Юлдыбай авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
1973 елдан бирле эшләгән иске медпункт заман таләпләренә җавап бирмәгән. Мәктәп ябылганнан соң, җылыту системасы да туктатылган, су белән тәэмин итү һәм канализация булмаган.
Яңа фельдшер-акушерлык пункты Морак район дәваханәсеннән 18 чакрым ераклыкта урнашкан. Аны бер елда төзегәннәр. Объектның гомум хакы - 2,9 миллион сум.
Биредә балаларны һәм өлкәннәрне кабул итү, процедуралар кабинетлары, көтү бүлмәсе, җылы санузел, инвентарь саклау бүлмәсе бар.
Шул ук көнне Морак үзәк район дәваханәсендә рентген-диагностика комплексы сафка кертелде.