+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
24 сентябрь 2020, 19:32

Чирлисең килмәсә, прививка эшләт!

“Грипп эпидемиясе ел саен, гадәттә, елның суык вакытында кабатлана һәм Җир шарында яшәүче халыкның 15 процентын зарарлый. Дөньяда грипп авыруы белән 500 миллион кеше авырса, шуның 2 миллионы вафат була”, - дип кисәтә Татарча Википедия. Бу чирдән саклануның төп чарасы – вакытында, ягъни көз айларында, вакцинация үтү.

Башкортстанда бүгенгә 436 меңнән күбрәк кеше, ягъни республикада яшәүчеләрнең 10,8 проценты грипптан прививка эшләткән. Шул исәптән, 52 мең бала.

Әле респиратор инфекцияләренең күбәйгән чоры, әмма грипп эпидемиясе турында сүз бармый. Барлыгы 2 миллионнан артык кешегә прививка эшләү планлаштырылган.

Ярты яшен узган сабыйларга, мәктәп балалары һәм студентларга, медицина, торак-коммуналь хуҗалык, транспорт, мәгариф хезмәткәрләренә, 60 яшьтән өлкәннәргә, йөкле хатыннарга мотлак прививка эшләтү киңәш ителә.

Фото: Айгөл Юлъякшина.
Читайте нас