Каһәрле коронавирус чигенергә уйламый әле.
Әле республика дәваханәләрендә 52 кеше коронавирустан дәвалана. Соңгы тәүлектә авыру йоктыруның 38 яңа очрагы теркәлгән. Барлыгы авыру йоктыручылар саны 8630га җитте.
Бер якташыбыз авыр хәлдә. Үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылучылар юк.
Җиңел формада авыручы 465 кеше амбулатор дәвалана.
Соңгы тәүлектә 72 кеше коронавирустан савыккан.
Кызганычка каршы, соңгы тәүлектә куркыныч инфекция янә бер якташыбызның гомерен алып китте. Республикада коронавирустан үлүчеләр саны 37гә җитте.
Бер тәүлектә пневмония белән авыручыларның 112 яңа очрагы теркәлгән. 76 кеше пневмониядән савыккан.
Барлыгы 994 563 тикшерү үткәрелгән, 958 773 кеше коронавируска тикшерелгән.
Фото: yandex.kz