Гомумрусия халык фронтының "Хәстәрлек төбәге" проекты экспертлары Уфада хоспис ачуның юл картасын эшләячәк.
Башкортстанга сәфәре барышында «Хәстәрлек төбәге» проект офисы җитәкчесе Борис Хесин «Уфа хосписы» коммерция карамагында булмаган медицина оешмасының башкаручы директоры Радмила Сурначева белән төбәктә беренче хоспис ачылу белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алышты. Ул киләсе елның сентябренә планлаштырылган. Хоспис бер - балалар һәм ике өлкәннәр бүлекләреннән торачак, шулай ук өйдә паллиатив ярдәм күрсәтүче күчмә бригадалар эше оештырылачак.
"Тасманы символик кисү — алда торган зур эшнең югары ноктасы гына, – дип билгеләп үтте Хесин. - Хоспис беренче көннән эшли башласын өчен алдан миллионлаган төрле бурычларны хәл итәргә кирәк. «Хәстәрлек төбәге» экспертлары Уфа хосписы өчен җентекле юл картасын эшләячәк. Безнең бурыч – хосписка нәтиҗәле эшләргә мөмкинлек бирәчәк чаралар планын булдыру".
Радмила Сурначева сөйләгәнчә, республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, Башкортстанда 23 меңнән артык олы кеше һәм 700дән артык бала паллиатив ярдәмгә мохтаҗ. Республикада паллиатив ярдәмне үстерү белән бер ел элек төзелгән «Уфа хосписы» коммерция карамагында булмаган автоном медицина оешмасы шөгыльләнә.
«Хәзер без төбәктә беренче хоспис төзибез һәм «Хәстәрлек төбәге» проекты безне үз канаты астына алыр, паллиатив ярдәмне профессиональ рәвештә оештырырга ярдәм итәр, дигән өмет бар, – дип белдерде ул. – Без башка төбәкләрнең мөмкин булган бөтен тәҗрибәсен исәпкә алып, паллиатив пациентларыбызның тормышын мөмкин кадәр яхшырак һәм сыйфатлырак итәргә теләр идек. Борис Хесин белән очрашуда мин Башкортстанны пилот төбәк буларак «Хәстәрлек төбәге» проектына кертү кирәклеген әйттем, шәхсән минем өчен һәм республика өчен илнең уннарча төбәгендә паллиатив ярдәм күрсәтү процессларын кору тәҗрибәсе булган проект белән хезмәттәшлек – бик мөһим һәм кирәкле вакыйга».
Уфада узган очрашу нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, Борис Хесин болай дип билгеләп үтте: «Без Башкортстанны пилот төбәкләр составына кертү мөмкинлеген карыйбыз. Социаль өлкә җитәкчелеге, аерым алганда, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте премьер-министры урынбасары, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова белән аралашканда мин аларның бу эшкә битараф түгеллеген күрдем, аны ахырына кадәр җиткерү өчен һәр гамәлнең вак-төяк нечкәлекләренә кадәр уйланыла. Эшкә мондый караш зур хөрмәт уята".
Фото: главарб.ру