+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
28 сентябрь 2020, 19:05

Республика табиблары ярдәмгә Абхазиягә юлланды

Русия медиклары Абхазиягә COVID-19 инфекциясе белән көрәштә ярдәм итәчәк.

Русия медиклары Абхазиягә COVID-19 инфекциясе белән көрәштә ярдәм итәчәк.
Башкортстан табиблары урындагы белгечләргә оештыру-методик ярдәм күрсәтәчәкләр, шулай ук иң авыр чирлеләрне дәвалауда киңәшләр бирәчәкләр. Төркемгә Г. Г. Куватов исемендәге РКБның алты табибы һәм БДМУ ординаторы керә, алар коронавирус инфекциясе расланган пациентларны дәвалауда практик тәҗрибәгә ия. Барлык белгечләр медосмотр һәм инструктаж үткән.
Элегрәк Башкортстан табиблары Русия төбәкләрендә - Карачай-Чиркесиядә, Амур өлкәсендә, шулай ук Кыргызстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе белән көрәштә андагы табибларга ярдәм иттеләр.
Фото: health.bashkortostan.ru
Читайте нас