Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Авыргазы районына эш сәфәрендә. Аның барышында ул ике яңа фельдшер-акушерлык пункты ачу тантанасында катнашты.
Шуларның берсе Таштамак авылында үз ишекләрен ачты. Объектны төзүгә һәм җиһазландыруга республика бюджетыннан 6,5 миллион сум бүленгән. Ул Таштамак һәм Усман авылларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк. Барлыгы 790 кешенең 135е - балалар.
– Быел без тоташ республика буенча 108 шундый объектны сафка кертәбез. 2024 елга кадәр барлык иске биналарны да яңартачакбыз, – диде Радий Хәбиров. – Быел Авыргазыда биш фельдшер-акушерлык пункты ачачакбыз. Авыл медицинасын тергезәчәкбез.
Яңа ФАПның мәйданы - 67 квадрат метр. Монда медицина ярдәме алу өчен дә, эшләүчеләр өчен дә уңайлы шартлар тулдырылган. Радий Хәбиров кабинетларны, процедура бүлмәләрен карады, фельдшерлык пункты мөдире белән сөйләште. Людмила Тимофеева биредә 33 ел эшли. Халык арасында хөрмәт казанган.
- Республиканы шундый кешеләр тотып тора, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Гомумән, район миңа бик ошады. Матур, каралган, басуларга иген чәчелә. Без авыллар яшәсен, үсешсен өчен барысын да эшләячәкбез.