Бүген, 1 октябрьдә, Өлкәннәр көнендә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, ветераннар белән очрашу вакытында, "Башкортстанның озын гомерлеләре" проектын башлап җибәрү турында игълан итте. Ул Башкортстанның өлкән буын гражданнарының сәламәтлеген ныгытуга, социаль активлык чорын һәм гомернең озынлыгын арттыруга юнәлтеләчәк. Радий Хәбиров аңлатып үткәнчә, анда берничә юнәлеш булачак.
- Поликлиникаларда халыкны диспансерлау кысаларында без «Көмеш сәгать»не кертәбез. Бу вакыт аралыгы, шартлы рәвештә ике–өч сәгать, диспансерлау үткәрү өчен бары тик өлкән яшьтәге кешеләр өчен генә файдаланылачак. Бу алар өчен уңайлы булачак. Шулай ук медучреждениеләрдә өлкән буын кешеләре өчен махсус сәламәтлек мәктәпләре булдырачакбыз. Анда рациональ туклану, сәламәт яшәү рәвеше буенча махсус курслар оештырылачак, — диде Радий Хәбиров.
Программаның тагын бер юнәлеше туризм белән бәйле булачак. Туризм буенча дәүләт комитеты юнәлеше буенча туган як табигатеннән ләззәт алырга, яңа урыннарда булырга теләүчеләргә экскурсияләр үткәрү планлаштырыла. Бу эшкә республиканың барлык хакимият органнары, район һәм шәһәр хакимиятләре дә кушылачак.
- Без мондый программаны Торатауда һәм Красноусольскида сынап карый башладык. Пенсионерларга бушлай автобус, гид бирелә. Алар туклану өчен генә 300-400 сум күләмендә түлиләр. Программа инде киң яклау тапты. Әлегә бу бер көнлек сәфәрләр булачак, әмма без аларга бик күп өлкән яшьтәге кешеләрне җәлеп итәчәкбез, алар табигатебезнең матурлыгыннан ләззәт ала, үзләре барып чыга алмаган урыннарда була алсыннар, бу алар өчен хәрәкәткә һәм активлыкка этәргеч булачак, — дип аңлатты Радий Хәбиров.
Пенсионерларның шулай ук компьютер грамоталылыгына сертификат алу мөмкинлеге дә барлыкка киләчәк, һәм алар белән кирәкле оешманы үзләре сайлап алачак.
Башкортстанда пенсионерлар өчен спартакиаданы да актив үстерәчәкләр. Форум вакытында пенсионерлар өчен спорт төркемнәре булдырылачак һәм киңәйтеләчәк. Төбәк Башлыгы сүзләренә караганда, өлкәннәрне киләчәктә дә волонтерлык хәрәкәтенә җәлеп итәчәкләр, алар үзләрен җәмгыять өчен файдалы һәм кирәкле итеп тойсыннар.
Радий Хәбиров бүген «Башкортстның озын гомерлеләре» проекты буенча тиешле указга кул куячак һәм бу республика хакимиятеннән өлкәннәр көненә бүләк, диде.
Указда шулай ук Башкортстан Башлыгының «Башкортстанның озын гомерлеләре» проектының чаралар планы раслана, аны тормышка ашыру буенча оештыру комитеты төзелә. Проектны тормышка ашыруның координаторы - Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы.
Фото: Башкортстан Башлыгы