Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бүген Авыргазы районы ветераннары белән очрашуда үзенең ни өчен республика буенча яки аның катнашлыгында башка киңкүләм чаралар вакытында медицина битлеген кимәгәнен аңлатты.
- Минем организмда коронавирус инфекциясенә каршы антитәнчекләр һәм иммунитет югары дәрәҗәдә. Шуңа күрә битлек киеп йөрмим, әмма мин сезнең аны киеп йөрүегезне һәм үз сәламәтлегегезне саклавыгызны сорыйм", - диде Радий Хәбиров, республика ветераннарына һәм өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп.
Шулай ук, Башкортстан Башлыгы матбугат хезмәтендә Радий Хәбировның коронавирус инфекциясе белән авырмавы ачыкланды.
Фото: Башинформ агентлыгы