Бу сорауга ул Авыргазы районына сәфәре барышында җавап бирде.
1 октябрьдә пенсионерлар һәм ветераннар белән очрашу вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров медицина битлеген нигә йөртмәвен сөйләде. Билгеле булганча, эш сәфәрләре һәм чараларда катнашу вакытында ул даими рәвештә халык алдында саклагыч битлексез пәйда була.
- Минем организмда коронавирус инфекциясенә каршы антитәнчекләр бар һәм иммунитет югары дәрәҗәдә. Шуңа күрә битлек киеп йөрмим, әмма сездән аны киеп йөрүегезне, үзегезне һәм сәламәтлегегезне саклавыгызны сорыйм, - дип белдерде республика җитәкчесе, өлкән буын Башкортстан халкына мөрәҗәгать итеп.
Шул әңгәмә вакытында ул гадәттән тыш хәлләргә югары әзерлек турындагы указга кертелгән үзгәрешләр турында белдерде – документ 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә үзизоляциягә китәргә тәкъдим итә.
Башкортстан Башлыгының матбугат хезмәтендә, Радий Хәбировның иммунитет дәрәҗәсе дә яхшы, дип аңлаттылар. Шул ук вакытта ул яңа коронавирус инфекциясе белән авырмаган һәм прививканы әлегә ясатмаган.
Фото: bashinform.ru