Коронавирус инфекциясе таралуы дәвам итә.
Пандемия башланганнан бирле республикада 8917 авыру очрагы теркәлгән. Соңгы тәүлектә генә 44 авыру очрагы статистиканы тулыландырган.
82 кеше медиклар күзәтүе астында дәвалана. Ике кешенең хәле авыр. ИВЛга тоташтырылучы юк.
596 кеше өйдә дәвалана.
Бер тәүлектә 72 кеше савыккан. Барлыгы сәламәтләнүчеләр саны – 8198.
Соңгы тәүлектә COVID-19дан үлү очрагы теркәлмәгән. Ә пневмония очраклары аеруча күбәйгән. Соңгы тәүлектә генә дә пневмонияле 173 кеше ачыкланган.
Пневмониядән 108 кеше савыккан.