+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
4 октябрь 2020, 07:45

Рак килеп чыгуның төп сәбәбе ачыкланган

Табиб-онколог Михаил Мяснянкин яман шеш барлыкка килүнең төп сәбәбен игълан итте.

Табиб-онколог Михаил Мяснянкин яман шеш барлыкка килүнең төп сәбәбен игълан итте.
Доктор сүзләренчә, яман шеш еш кына даими стресска дучар булган кешеләрдә ачыклана. Белгеч аңлатуынча, хроник стресс иммун системасын какшата, ә бу хәл онкология авырулары барлыкка китерә.
Табиб шулай ук стресс белән көрәштә тәмәке тарту, алкоголь куллану һәм артык ашау кебек алымнарны кулланмаска киңәш итә. Бу гадәтләр сәламәтлек торышын тагын да начарайта.
Моңа кадәр Мяснянкин ракны тырнакларга карап билгеләп булуы турында белдергән иде. Тырнакларда коңгырт, кара сызыклар барлыкка килү – хәвефле билге, дип ассызыклый табиб. Тырнакларда чатнаулар барлыкка килү, аларның артык сынучан булуына да игътибарлы булырга куша белгеч һәм даими шеллак кулланып, тырнакларны ультрашәмәхә нурлар астында киптерүнең зарарлы булуын билгели.
Фото: femmie.ru
Читайте нас