+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
4 октябрь 2020, 12:30

Янә бер якташыбыз коронавирустан вафат булды

Каһәрле инфекция Уфада яшәүче 64 яшьлек хатын-кызның гомерен алып китте.

Каһәрле инфекция Уфада яшәүче 64 яшьлек хатын-кызның гомерен алып китте.
Өлкән яшьтәге ханым, коронавирустан тыш, полиорган җитешсезлектән, ике яклы гидроторакстан интеккән. Моннан тыш анда туктап калган веноз тулыканлылыгы да күзәтелгән.
Барлыгы Башкортстанда коронавирустан вафат булучылар саны 42гә җитте.
Соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирус йоктыруның 44 яңа очрагы ачыкланган. Пандемия башыннан алып, төбәктә инфекция 8961 кешедә ачыкланган.
Әле республика дәваханәләрендә 83 кеше ковидтан дәвалана, 630 кеше амбулатор дәвалау ала. Бер пациент авыр хәлдә. Соңгы тәүлектә 8 кеше савыккан.
Бер тәүлектә янә 131 кешедә пневмония ачыкланган. Пневмониядән соңгы тәүлектә савыгучылар саны – 67.
Фото: cronavirus-news.ru
Читайте нас