+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 октябрь 2020, 16:40

Бер кайнар эчемлек гомерне озынайта

Сез аны кулланасыз микән?

Сез аны кулланасыз микән?
Диетолог Алина Петре белдерүенчә, көненә ике-өч чынаяк каһвә эчкән кешедә йөрәк авырулары хәвефе 20 процентка кими. Бу эчемлекне яратучыларда икенче типтагы диабет һәм онкология авыруларының кайбер төрләре белән авыру мөмкинлеге дә азрак икән.
Диетолог каһвәнең хроник һәм баш мие авырулары белән көрәштә дә файдасы булуын билгели. Мәсәлән, Паркинсон һәм Альцгеймер авырулары.
Шунысы кызык: каһвәне кабул итә алмаган кешеләргә диетолог аны майсыз йогуртка алыштырырга киңәш итә, бу ризыкның сәламәт туклану өлеше булуын билгели.
Моңа кадәр белгечләр каһвәне иртән ач карынга эчүнең глюкоза метаболизмын 50 процентка киметүен ачыклаган иде. Димәк, каһвәне иртәнге ашны ашагач эчү хәерле.
Фото: nl.pinterest.com
Читайте нас: