+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
6 октябрь 2020, 13:00

Республикада ковид белән авыручылар кинәт артты

Соңгы тәүлектә Башкортстанның ковид-госпитальләренә яңа коронавирус инфекциясе расланган 18 пациент кабул ителде. Шулай итеп, республика дәваханәләрендә бүген 102 кеше дәвалана.

Соңгы тәүлектә Башкортстанның ковид-госпитальләренә яңа коронавирус инфекциясе расланган 18 пациент кабул ителде. Шулай итеп, республика дәваханәләрендә бүген 102 кеше дәвалана.
Барлыгы соңгы тәүлектә инфекция йоктыруның 44 яңа очрагы теркәлгән. Республиканың 684 кешесе коронавирустан өйдә дәвалану ала.
Дәваханәдәге алты кешенең хәле авыр. Бер пациент үпкәләргә ясалма вентиляция аппаратына тоташтырылган.
Пандемия башланганнан алып Башкортстанда коронавирус йоктыруның 9051 очрагы теркәлгән. Инфекция 42 якташыбызның гомерен алып китте.
Соңгы тәүлектә 15 кеше коронавирустан савыгып, дәваханәдән чыгарылган. Барлыгы савыгучылар саны – 8223.
Республикада көн дә пневмония белән авыручыларның яңа очраклары теркәлә. Соңгы тәүлектә генә 178 кешедә пневмония ачыкланган, 85 кеше аннан савыккан.
Фото: sm-news.ru
Читайте нас