“Сәламәт республика – сәламәт төбәк” акциясендә күчмә Сәламәтлек үзәкләре һәм ФАПлар, флюорографлар һәм маммографлар, Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең һәм Республика кардиология үзәгенең диагностика үзәкләре, Республика стоматология поликлиникасының модуле катнаша.
Әлегә акция башыннан алып 19309 кеше тикшерелгән, 11660 тикшеренү үткәрелгән, шул исәптән 8300 флюорография, 3360 маммография.
Акция барышында 1440 кешенең канында – глюкоза дәрәҗәсе, 1316 кешедә холестерин югары булуы ачыкланган. 2751 пациентта югары кан басымы, 1647 кешедә артык авырлык ачыклаганнар. Тикшерелүчеләрнең 1195е – тәмәке тартучы. 57 очрак – яман шешкә, 66сы - шикәр чиренә, 15е туберкулезга шик тудырган. Бу пациентларның барысы да өстәмә тикшеренү үтәргә җибәрелгән, контрольгә алынган.
Бригадалар, графикка ярашлы, алты районда эшен дәвам итә. 5-9 октябрьдә Уфа маршруты - Кушнаренко, Октябрьский маршруты - Бишбүләк, Стәрлетамак маршруты Федоровка районнарында эшли.
Шул ук көннәрдә Дуван маршруты - Мәчетле, Белорет маршруты Бөрҗән районнарында эшен дәвам итә. Нефтекама маршруты, кичә Яңавыл районында эшен тәмамлап, бүген Краснокама районы кешеләренә ярдәм күрсәтә башлады.
Акция 10 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Фото: health.bashkortostan.ru