+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
6 октябрь 2020, 06:40

Стәрлетамакта яңа Нурланыш терапиясе үзәге булачак

Кичә Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “МедИнвестГрупп” җәмгыятьләре Директорлар советы рәисе Виктор Харитонин һәм компания президенты Сергей Нотов белән эшлекле очрашу үткәрде. Анда инвесторлар Башкортстан Хөкүмәте белән Стәрлетамактагы радиология хезмәтен модернизацияләү проекты буенча хезмәттәшлек турында килешү төзеде.

Үткән елның маенда төбәкнең Инвестицияләр комитеты Стәрлетамакта 1нче шәһәр клиник дәваханәсе базасында ике заманча үзәк – позитрон-эмиссион томография һәм нурланыш терапиясе үзәкләрен булдыруны хуплады. Алар Башкортстанның көньяк районнарында яшәүчеләргә югары технологияле медицина ярдәме алырга, шул исәптән онкология авыруларын иртә стадияләрдә ачыкларга ярдәм итәчәк. Проектка инвестицияләрнең гомум күләме 550 миллион сум тәшкил итәчәк.
Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин әйтүенчә, Башкортстан халкының мондый хезмәтләргә ихтыяҗы зур, медицина учреждениеләрен заманча җиһазлар белән тәэмин итү дә мөһим. Дәүләт гарантиялре программасында нурланыш диагностикасына һәм терапиягә мотлак медицина страховкалавы кысаларында өстәмә бушлай хезмәтләр күләме дә каралачак.
– “МедИнвестГрупп” белән берлектә без инде республикада икенче нурланыш үзәге булдырабыз. Аның пациентлары өчен билгеле бер койка фонды булдыру мөһим. Һәм, әлбәттә, урындагы белгечләрнең компетенциясен үстерергә кирәк, – дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Нурланыш үзәген төзегәндә инвестор дәваханә корпусына ремонт үткәрәчәк һәм югары технологияле заманча җиһазлар урнаштырачак. Эшләр халыкка медицина ярдәме күрсәтүне туктатмыйча оештырылачак. Дәваханә персоналы укытылачак.
Виктор Харитонин ПЭТ-үзәкнең берничә айдан, төгәлрәге, - февральдә төзелеп бетәчәген, ә Нурланыш үзәгенең 2021 ел ахырында ачылачагын билгеләде.
Фото: glavarb.ru
Читайте нас