Бүгенгә республикада коронавирус инфекциясе расланган кешеләр саны 9098гә җитте.
Соңгы тәүлектә инфекция янә 47 кешедә ачыкланды. 108 кеше дәваханәдә ята, 11 кеше савыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 8234. Коронавирус йоктырган 714 кеше өйдә дәвалана.
Төбәк дәваханәләрендәге алты кешенең хәле авыр. Бер пациент үпкәләргә ясалма вентиляция аппаратына тоташтырылган.
Республикада коронавирустан вафат булганнар саны элеккечә кала – 42.
Менә инде икенче атна Башкортстанда пневмонияне ачыклау очраклары арта. Соңгы тәүлектә авыру 186 кешедә расланган. Соңгы тәүлектә 92 кеше бу авырудан савыккан.