Кичә республика Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясе территориясендә яңа коронавирус инфекциясе керүне һәм таралуны кисәтү буенча оператив штабның Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова видеоконференция режимында үткәргән утырышында катнашты.
Утырышта коронавируска бәйле хәл, ковид һәм башка сезонлы авырулар белән авыручылар артуга сәламәтлек саклау системасының әзерлеге, чит дәүләтләр белән даими авиабәйләнешне тергезү һәм башка темалар тикшерелде.
Радий Хәбиров, кайбер төбәкләрдә пандемия белән бәйле чикләү чаралары кертелү сәбәпле, Башкортстанда калган Кыргызстан кешеләре хакында сөйләде.
– 16 сентябрьдә республикага Кыргызстан Республикасыннан 1760 кеше килде. Без аларны каршыладык, вакытлыча урнаштыру пунктларын җәелдердек, кайнар туклану оештырдык. Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә барлык тиешле процедураларны башкардык. Табиблар контроле белән тәэмин иттек, – диде төбәк җитәкчесе. – 24 сентябрьдә транзит коридоры ачылды һәм без аларны туган якларына озаттык. Безгә туганнарча кабул иткән өчен рәхмәт белдерделәр.
Башкортстан Башлыгы төбәктә коронавирус белән бәйле хәл һәм инфекция таралуны кисәтү буенча күрелгән чаралар турында да сөйләде. Ул Уфа районында Республика йогышлы авырулар үзәге төзү тәҗрибәсенең уңышлы булуын билгеләде. Стәрлетамакта да шундый үзәкнең 15 декабрьдә файдалануга тапшырылырга тиешлеген билгеләде.