Яшь хатын яман чиргә каршы ничек көрәшүе хакында сөйли.
Лилия Сафина - тәҗрибәле маркетолог, Башкортстанның яшь лидерлары конкурсы җиңүчесе, төрле форумнарда даими катнаша, ә күптән түгел республиканың Икътисади үсеш министрлыгының мәгълүмат секторына җитәкчелек итә.
Әмма хәзер аның яшь эшкуарларга ярдәм итү белән чагыштырганда мөһимрәк бурычы бар.Бу - нормаль тормышка кайту.
Бу вакыйга 2017 елда ук башланган.
"Кызым тугач, телемдә яра пәйда булды. Ул күренмәде, сизелде генә. Бигрәк тә апельсин ашасам... - дип сөйли Лилия Сафина. – Стоматолог, бу - стоматит, диде.
Дәвалау файда бирмәгәч, кыз башка стоматологларга мөрәҗәгать итә, ә аннары невролог, терапевт, лор, гастроэнтеролог, янә лор... 2019 ел азагына температурасы 37 градустан төшми башлый.
Быел мартта гына Лилия онкологта булган. Аңа "тел лейкоплакциясе" дигән диагноз куела. Августта гына рак булуы ачыклана.
Нәтиҗәдә, кызның теленең бер өлешен, муеныннан 15 лимфотөенне алалар, берничәсендә метастазалар табалар.
- Операциядән соң гына миңа 4нче стадиядәге яман шеш дип хәбәр иттеләр. Ул вакытта тәҗрибәле ЛОР янында булмасам, ни булачагын күз алдына китерү дә куркыныч.
Кайчак искә алмый калган яңалыклар да бик мөһим булып чыга. Минем очракта бу яңа онкоүзәк төзелүе, Башкортстанның «Онкология авырулары белән көрәш» гомумдәүләт проектында катнашуы турындагы яңалык. Үземә кагылгач кына мин медицина казанышларының бөтен әһәмиятен аңладым, - дип билгеләп үтә Лилия. – Дәүләт ярдәме белән миңа Уфада бушлай операция ясадылар, әле күптән түгел генә шундый операция ясау өчен республика халкы Мәскәүгә, Израильгә, Германиягә бара иде... Беләсезме, без юллар юк дип тиргәшәбез, паркларга игътибар итәбез, Уфаны башка шәһәрләр белән чагыштырабыз. Әмма мин хәзер иң мөһиме – сәламәтлек саклау икәнлеген аңладым. Менә безгә нинди өлкәне үстерү кирәк!
Лилия бу һәм башка фикерләре белән социаль челтәрләргә язылучылар белән уртаклашкан.
Фото: кп.ру