+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
8 октябрь 2020, 15:45

Коронавирус белән авырып савыктыгызмы?..

Белгечләр авыруның төп үзенчәлекләрен атады. Үзегезне тикшереп карагыз.

Белгечләр авыруның төп үзенчәлекләрен атады. Үзегезне тикшереп карагыз.
Бөекбританиядәге Оксфорд университеты галимнәре кешеләрнең үзләре дә сизмичә коронавирус белән авырып, савыккан булырга мөмкинлеген әйтә. Моның аркасында, бәлки, теркәлмәгән очраклар да булгандыр.
Табиблар вирус йоктырган берничә мең авырудан сораштыру уздырган һәм аларга хас булган биш төп симптомны аерып чыгарган.
Беренче чиратта, галимнәр ис һәм тәм сизүне югалтуны иң төп симптом дип атыйлар. Бу хакта COVID-19 белән авырган 59 процент кеше хәбәр иткән. Гарвард медицина мәктәбе галимнәре борындагы кайбер күзәнәкләрдә аксымнар бар, дип белдерә, вирус иң тәүдә шуны зарарлый, ә инфекция организмга үтеп керә. Шуңа күрә алар чир йоктырганнарын аңламый, әмма вирусны да иң күбе алар тарата.
Икенче билге сыйфатында эч авыртуны атыйлар, чөнки үпкәләрнең аскы бүлеге үпкә ялкынсынуыннан барлыкка килә.
Кытай Уханьында күп кенә авыруларда күзәтелгән диарея өченче билге дип танылган.
Тагын бер симптом - җиңелчә фолликуляр конъюнктивит: күзләрга кан сава, алар кызара, шешенә.
Ниһаять, арыганлык тойгысы соңгы билге булып санала. Әгәр дә бер дә юктан даими ару хисен тоясыз икән, бу - симптом.
Попова сүзләренчә, авыруларның 20 проценттан күбрәге үзләрендә үзгәреш сизми. Пациентларның 14 проценты гына үпкә ялкынсынуы билгеләренә ия, шулай ук алар уртача авыр, яки авыр хәлдә була. Фото:glavnoe.life
Читайте нас