Барлыгы республикада ковид белән авыручылар саны 9240ка җитте. Аларның 8602се авыруны җиңде. Соңгы тәүлектә 11 пациент коронавирустан савыккан.
Кызганычка каршы, куркыныч инфекция янә бер якташыбызның гомерен алып китте. Бәләбәй районыннан 64 яшьлек хатын-кыз вафат булды. Коронавирустан тыш ул 2нче типтагы диабеттан, сегментар атрофиядән, склероздан, ашказаны асты бизе липоматозыннан интеккән.
Русиядә үткән тәүлектә коронавирус йоктыруның 12 846 яңа очрагы ачыкланды.