Мишкәдән ике яшьлек Толикның хәле көннән-көн начарлана бара.
«КП-Уфа» хәбәр иткәнчә, малайның муенында шеш бар, хәзер инде сабыйның бер кулы йөрми һәм бер күзе күрми. 2020 елның февралендә Израиль табиблары операция ясаудан баш тартып, өенә кайтарып җибәргәннәр. Әмма Толик барлык сынауларга нык түзгән һәм тагы ярты елдан артык яшәгән. Хәзер исә шеш янә зур тизлек белән үсә башлаган.
Волонтер Регина Биргулиева сөйләвенчә, Уфа табиблары баланың әнисенә берни белән дә ярдәм итә алмыйбыз дигән. Аның каравы Новосибирск медиклары балага операция ясарга әзер.
Толикка куркыныч диагнозны былтыр куйганнар - мартта әнисе улының ютәленә, тын бетүенә зарланып, дәваханәгә мөрәҗәгать иткән. Кызганычка каршы, үткәрелгән тикшеренүләр яман шешне күрсәткән.
Аны дәвалау өчен 200 мең сум акча кирәк. Әгәр сез ярдәм итәргә теләсәгез, Регинага 8(919) 616 60 26 телефоны буенча шалтыратыгыз.
Фото:ndda.kz