Кызганычка каршы, кыю ханым чирне җиңә алмаган...
Уфаның 18нче дәваханәсендә «Вся Уфа» телекомпаниясенең элекке хезмәткәре Зилә Әхмәрова вафат булды. Исегездә булса, ул палатада караваттан егылып төшкән куршесен видеога төшереп улына җибәргән иде.
«Ул төнлә вафат булган. Аның улы шалтыратып, моргка «чиратка» куюларын әйтте, — дип хәбәр иткән чыганак «Башинформ» агентлыгына. - Ике көннән соң гына мәетне бирергә вәгъдә итәләр".
Искәртеп узабыз, Зилә Әхмәрова әле ковид госпиталенә үзгәртелгән Уфаның 18нче дәваханәсендә дәвалана һәм авыр хәлдә була. Аның өлкән яшьтәге күршесе түшәктән идәнгә егылып төшкәч, аңа озак вакытлар берәү дә ярдәм күрсәтми, хатын бу хәлне видеога төшереп, улына юллый. Видеоролик киң җәмәгатьчелеккә билгеле булды. Бу очрак белән прокуратура һәм Тикшерү комитеты кызыксынды.
Кызганычка каршы, кыю ханым чирне җиңә алмаган...
Фото: bashinform.ru