+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
12 октябрь 2020, 11:55

Коронавирус 46нчы корбанын алды...

Соңгы тәүлектә куркыныч инфекция янә бер якташыбызның гомерен алып китте.

Соңгы тәүлектә куркыныч инфекция янә бер якташыбызның гомерен алып китте.
Вафат булган кеше Уфада гомер кичергән. Ул 1956 елгы, коронавирустан тыш, 2нче типтагы диабеттан интеккән, даими инсулинда торган. Өстәвенә, анда 3нче стадиядәге гипертония авыруы, 2нче дәрәҗә экзоген-конституциональ симерү дә күзәтелгән.
Республикада коронавирустан вафат булучылар саны 46га җитте. Барлыгы инфекция йоктыручылар - 9344. Соңгы тәүлектә 54 кешедә ковид булуы ачыкланды.
Әле республика дәваханәләрендә 103 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 4есе авыр хәлдә. Бер кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Җиңел формада авыручы 829 кеше амбулатор дәвалана. Бер тәүлектә ике кеше савыгып, дәваханәдән чыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 8366.
Соңгы тәүлектә 161 кешедә пневмония ачыкланган, 133 кеше аннан савыккан.
Барлыгы 1145059 тикшеренү үткәрелгән, 1105391 кеше тикшерелгән.
Фото: ua.news
Читайте нас