+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
12 октябрь 2020, 07:10

Коронавирус иң башта кемнәрне кыра?

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирустан үлүгә аеруча дучар булган русиялеләр категориясен атадылар.

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирустан үлүгә аеруча дучар булган русиялеләр категориясен атадылар.

Русия сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Салагай хәбәр иткәнчә, артык симез һәм COVID-19 булган кешеләр дәваханәдә һәм хәтта реанимациядә ешрак була.



«Бигрәк тә бу симерү проблемасы турында COVID-19 пандемиясе контекстында сөйләшү актуаль. 400 меңгә якын пациентка үткәрелгән заманча тикшеренүләр симерүдән җәфа чигүче кешеләрнең дәваханәгә эләгү ихтималлыгы - 113, реанимациягә эләгү ихтималлыгы - 74 һәм коронавирус вакытында үлү ихтималлыгы 48 процентка зуррак булуын күрсәтә", - дип яза ул.



Моннан тыш, артык гәүдә массасы белән ассоциацияләнгән, шулай ук коронавирус инфекциясе йоктыруны күздә тоткан башка авырулар да бар. Мәсәлән, йөрәк-кан тамырлары авырулары.



Фото: bashinform.ru
Читайте нас