Акциядә Сәламәтлек үзәкләре һәм ФАПлар, флюорографлар һәм маммографлар, Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең һәм Республика кардиология үзәгенең диагностика үзәкләре, Республика стоматология поликлиникасының модуле катнаша.
Әлеге көнгә барлыгы 23315 кеше тикшерелгән, 13612 тикшеренү үткәрелгән, шул исәптән 9625 флюорография, 3987 маммография. 1596 кешенең канында – глюкозаның, 1540 пациентта холестеринның югары булуы ачыкланган.
Югары кан басымы - 2968, артык авырлык 1793 кешедә билгеләнгән. 73 очрак – яман шешкә, 92 очрак - шикәр чиренә, 24 очрак туберкулезга шик тудырган. Социаль әһәмиятле авыруларга шик булган барлык гражданнар да өстәмә тикшеренү үтәргә юнәлтелгән, контрольгә алынган.
Табиблар бригадалары алты районда эшен дәвам итә.
13-16 октябрьдә Уфа маршруты – Чакмагыш районында, Нефтекама маршруты - Нефтекамада, Октябрьский маршруты - Миякә районында, Стәрлетамак маршруты Куергазы районында эшли. Дуван маршруты 13-30 октябрьдә Дуван районында булачак. Белорет маршруты үз эшен тәмамлады.
Белгечләргә күренер өчен табибка язылырга кирәкми, алар чират буенча кабул итә.
Акция 10 ноябрьгә кадәр барачак.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы