+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
13 октябрь 2020, 15:10

Яңа ФАПлар ачыла

Хәйбулла районының Тәтер-Үзәк авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ишекләрен ачты.

Хәйбулла районының Тәтер-Үзәк авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ишекләрен ачты.
Яңа ФАПның мәйданы - 92 квадрат метр. Биредә 1176 кеше беренчел медик-санитар ярдәм алачак.
Элекке фельдшер-акушерлык пункты санитар нормаларга туры килмәгән һәм авылның административ бинасында урнашкан булган. Хәзер авыл халкының якты, җылы, уңайлы яңа фельдшер-акушерлык пункты барлыкка килде.
Ул заманның барлык таләпләренә җавап бирә, санитар нормаларга туры килә, тиешле җиһазлар белән тәэмин ителгән.
Быел Хәйбулла районында биш ФАП файдалануга тапшырылачак. Сентябрьдә Олы Әбеш авылында ФАП эшли башлады, тиздән - Степной авылында, ел ахырына кадәр Әбүбәкер һәм Антиганда ачылачак.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы
Читайте нас