Әбҗәлил районының Ялембәт авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Медицина объектын булдыру “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектының “Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү” төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында мөмкин булды.
Фельдшер-акушерлык пункты барлык медицина җиһазлары һәм мебель белән тәэмин ителгән. Хәзер Ялембәт кешеләре медицина ярдәмен уңайлы шартларда алачак. Яңа ФАПта җылы, якты, эш өчен шартлар тудырылган.
Район дәваханәсенең баш табибы Илгиз Килдияров әйтүенчә, биредә кешеләр план буенча һәм ашыгыч медицина ярдәмен алачак, профилактик тикшеренүләр, диспансерлаштыру үтәчәк. Дару препаратларын алу өчен дә читкә йөрергә кирәкмәячәк.
Яңа ФАПта 397 кеше хезмәтләндереләчәк, шул исәптән - 127 бала. Пациентларны фельдшер Лилия Хисаметдинова кабул итәчәк. Ул эшкә “Авыл докторы” программасы буенча килгән.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы