Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика ашыгыч ярдәм станциясе һәм һәлакәтләр медицинасы үзәгендә булды. Төбәк җитәкчесе персоналның эш һәм ял шартлары белән танышты, табиблар һәм фельдшерлар белән аралашты.
Станциянең баш табибы Аяз Камалов сөйләвенчә, хезмәткәрләр штаты комплекцияләнгән, техника паркы җитәрлек. Коронавирус инфекциясе вакытында медикларга йөкләнеш сизелерлек арткан, яңа инфекция билгеләре булган авыручылар янына чыгучы махсус эпидбригадалар эшли башлаган. Бер тәүлектә станция коллективы Уфа һәм Уфа районы кешеләреннән 1700 чакыруны хезмәтләндерә.
Аяз Камалов билгеләвенчә, республика башкаласы үсешү белән бәйле, шәһәрнең эре бистәләренә “ашыгыч ярдәм”нең опертив килеп җитүе өчен үз подстанцияләре кирәк. Мондый ихтыяҗ Затонда бар. Башкортстан Башлыгы бу өлкәдә матди базаны ныгыту мөмкинлеген карарга вәгъдә бирде.
Радий Хәбиров белгечләргә күләмле эшчәнлекләре һәм һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерде, төбәктә киләчәктә дә сәламәтлек саклау үсешенә ярдәм булачагын билгеләде.
– Сезнең хезмәт бик мөһим, – диде Радий Хәбиров. – Ашыгыч ярдәм хезмәте эше турында төрле мәгълүмат килә. Шуңа күрә чын хәлләрне күрер өчен мин монда килдем дә. Республика күрсәтә алган ярдәм буенча тәкъдимнәрегезне тыңларга әзербез. Күп табибларның коронавирус кичергәнен дә беләм. Белгечләргә өстәмә ярдәм чараларын һичшиксез тикшерәчәкбез.