+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
14 октябрь 2020, 15:55

Стәрлетамактагы яңа йогышлы авырулар үзәге кайчан беренче кешеләрне кабул итәчәк?

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров видеоконференцэлемтэ режимында Стәрлетамакта яңа йогышлы авырулар үзәге төзү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.

Бүген Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров видеоконференцэлемтэ режимында Стәрлетамакта яңа йогышлы авырулар үзәге төзү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.

Проект белән гадәти бокслар һәм реанимацион палаталар гына түгел, бала тудыру һәм балалар бүлекләре, хирургия блогы, лаборатория, томография бүлеге дә каралган. Госпиталь территориясендә киләчәктә вертолет мәйданчыгы барлыкка киләчәк.

- 1 декабрьгә барлык төзелеш эшләре тәмамланырга тиеш, аннан соң ике атна дәвамында барлык эшләтеп җибәрү-көйләү эшләрен башкарып, медицина җиһазларын тоташтырырга кирәк. Стәрлетамак госпитале беренче пациентларын 14 декабрьдә кабул итәргә әзер булырга тиеш, – дип билгеләде бурычларны Андрей Назаров. - Вакыт кыска, бюджет киеренке, шуңа күрә барлык чыгымнар максималь рәвештә оптимальләштерелергә тиеш.

Премьер-министр тәүлек эчендә, барлык исәп-хисапларның калькуляциясен исәпкә алып, Стәрлетамакта яңа йогышлы авырулар үзәген төзү буенча, шул исәптән медицина җиһазлары сатып алуга, Башкортстан Хөкүмәте боерыгын һәм килешүне әзерләргә һәм имзаларга кушты.

Зубовода шундый ук госпитальне эксплуатацияләү барышында килеп чыккан кисәтүләр исәпкә алыначак: коридорлар киңәйтеләчәк, персонал өчен иркенрәк бүлмәләр ясалачак.

Андрей Назаров дәваханәдә автомобиль юлын төзү буенча проект эшләрен тизләтергә, шулай ук яшел үсентеләр һәм зур агачлар утырту белән дәвалау учреждениесе территориясен төзекләндерүне күздә тотарга кушты.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
Читайте нас