"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты медицинаны заман технологияләре белән тәэмин итүдә зур роль уйный.
Баймак дәваханәсендә яңа рентген аппараты ике урында эшли башлады, дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Рентген аппараты бирегә Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.
Комплексны төп стационар корпуста урнаштырдылар. Медицина учреждениесе табиблары дәваханәдә яңа җиһазлар урнаштыру өчен башта бинаны капиталь ремонтлаганнар, аннары персоналны өйрәткәннәр һәм октябрь башында гына беренче пациентка диагностика уздырганнар.
Хәзер белгечләр сурәтләрнең моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә төгәл һәм ачык булуына тикшерү уздыра, шул ук вакытта нурланыш йөкләнешенең минималь дәрәҗәсе кулланыла. Табибларның күп кенә авыруларны ачыклау мөмкинлеге барлыкка килде, шул исәптән башлангыч чорда яман шеш авыруын да билгеләп булачак.
Яңа аппаратның конструкциясе өлкәннәргә дә, балаларга да, шулай ук өлкән яшьтәге һәм җәрәхәтле пациентларга да рентгенологик тикшеренүләрнең тулы спектрын үткәрергә мөмкинлек бирә.
Фото: sworker.rbsmi.ru