+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
15 октябрь 2020, 11:40

Битлексезләр эштән китә!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров санитар нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәүне – республиканың дәүләт учреждениеләрендә битлек режимын, социаль дистанция һәм гигиенаны аерым контрольгә алды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров санитар нормаларны һәм кагыйдәләрне үтәүне – республиканың дәүләт учреждениеләрендә битлек режимын, социаль дистанция һәм гигиенаны аерым контрольгә алды.
Бу чаралар республикада коронавирус инфекциясе белән авыручылар арту сәбәпле күрелә.
– 15 октябрьгә һәр дәүләт власте органында, һәр муниципалитетта, һәр ведомствога буйсынган учреждениедә битлек киюне һәм дезинфекция үткәрүне мотлак итүче эчке регламентлар кабул итәргә кирәк, – диде төбәк җитәкчесе. – Режимны бозган өчен катгый чаралар күрергә, эштән җибәрүгә кадәр. Без республика кешеләренә әлеге шартларда үзеңне дөрес һәм акыллы тотуның үрнәген күрсәтергә тиешбез.
Радий Хәбиров, шулай ук, хезмәткәрләргә чаралар һәм киңәшмәләр үткәрү өчен күбрәк видеоэлемтә кулланырга, өйдән эшләү режимына күчәргә кушты.
Фото: retail.ru
Читайте нас