Мәктәп укучылары 4 ноябрьдә парта артына утырырмы?
Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Сәламәтлек сәгате” форматында онлайн-киңәшмә уздырды. Анда катнашучылар - дәвалау учреждениеләре җитәкчеләре, шәһәр һәм район хакимияте башлыклары төп мәсьәлә - республикада коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
- Бөтен дөньяда һәм илебездә авырулар саны үсә, - диде Радий Хәбиров. - Бездә ул үпкә ялкынсынуы белән бергә бара. Төбәк Башлыгы барлык дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә, шулай ук җәмәгать урыннарында һәм транспортта санитария профилактикасы чараларын катгыйландыру кирәклеген искәртте.
- Килүчеләр һәм хезмәткәрләр битлекләрдә булырга тиеш. Барлык киңәшмәләрне дистанцион режимда үткәрергә кирәк, - диде Радий Хәбиров. - Иртәгә мәктәпләребездә көзге каникуллар алдыннан соңгы уку көне. Без балаларны да, укытучыларны да сакларга тиеш. Әгәр дә хәлләр 4 ноябрьгә яхшырмаса, каникулларны озайтачакбыз.
Республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр иткәнчә, көзге каникулларның беренче көннәрендә мәктәпләрдә тоталь дезинфекция уздырылачак. Укытучылар үзләре махсус педагогик курсларда квалификацияне дистанцион рәвештә арттырачак.
Республика Башлыгы дәваханәләрнең баш табиблары һәм поликлиникаларның игътибарын дәвалау учреждениеләренең ишекләрендә һәм эчендә санитария кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәүгә юнәлтте.
Республика Башлыгының контроль идарәсе тарафыннан ачыкланган хокук бозу фактлары буенча җитешсезлекләрне бетерү Сәламәтлек саклау министрлыгына йөкләтелде.
Республика Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Елена Прочаковская традицион рәвештә социаль челтәрләрдә яшәүчеләрнең шикаятьләрен анализлау белән чыгыш ясады. Хәзер мөрәҗәгатьләрнең акрынлап үсеше бара. Барлык фактлар да Сәламәтлек саклау министрлыгында җентекләп тикшерелә.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Александр Жеребцов хәбәр иткәнчә, вирус йоктырулар чик буе районнарда аеруча күп. Мәсәлән, Тәтешле районында авырулар уртача республика күрсәткеченнән 2,5 тапкырдан артык. Радий Хәбиров уяулыкны онытмаска чакырды, вирусның ялгышлыкны кичермәвен ассызыклады.